Войти в систему

Home
    - Создать дневник
    - Написать в дневник
       - Подробный режим

LJ.Rossia.org
    - Новости сайта
    - Общие настройки
    - Sitemap
    - Оплата
    - ljr-fif

Редактировать...
    - Настройки
    - Список друзей
    - Дневник
    - Картинки
    - Пароль
    - Вид дневника

Сообщества

Настроить S2

Помощь
    - Забыли пароль?
    - FAQ
    - Тех. поддержка



Некто написал,
7-12 йөзләрдә барлыкка килгән берничә этник берәмлек атамасы. Беренче тапкыр бу атама "отуз татар" "токуз татар" рәвешендә Күлтәгингә куелган һәйкәлташта (8 йөз) теркәлә; 9 йөзнең 1 нче яртысына караган кытай чыганакларында Кытайдан төньяктарак яшәүче кабиләләргә нисбәтләп - "да-да" ("та-та") язылышында бирелгән; 11-12 йөзләрдәге төрки, фарсы телле мөселман язма чыганакларында Көнчыгыш Төркестан һәм Монголия җирләрендә яшәүчеләр "татар" буларак телгә алына. Мәхмүд Кашгари лөгатьлегендә шул ук төбәк "Дәште татар" (татар иле) дип аталган. 12 йөз ахырларыннан Чыңгыз хан җитәкчелегендә Монгол дәүләте нигезләнә, аны төзү процессына татар кабиләләре дә җәлеп ителә. Урта гасырлар гарәп-фарсы язма чыганакларында Алтын Урда дәүләтенең төп халкы Т. дип атала. Көнбатыш Европа һәм рус историографиясендә дә шул атама ныгып калган. Россиядә 20 йөз башына кадәр Идел-Урал төбәгендә, Көньяк Себердә, Төньяк Кавказ һәм Кырым ярымутравында яшәгән мөселман халыкларының күпчелеген Т. дип атаганнар; 2) төрки халык, ТРның төп халкы, РФдә сан буенча руслардан кала икенче урында тора. Рәсми саны СССРда - 6 млн. 650 мең, РФдә - 5 млн. 522 мең кеше, шулардан 1 млн. 765 меңе ТРда (1989). Т. халык буларак 3 этнотерриториаль төркемгә бүленә: Идел-Урал төбәге Т., Себер татарлары һәм Әстерхан татарлары. Ш.у. субэтник Польша-Литва татарлары төркеме дә бар. Идел-Урал төбәге төркеме - иң зурысы, анда 4 млн.нан артык татар исәпләнә. Бу төркем ш.у. берничә субэтник төркемгә бүленә: Казан татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр һәм типтәрләр. Татар телендә сөйләшәләр (к. Татар теле, Диалектлар, Сөйләмнәр). 13-15 йөзләрдә гомуми Т. атамасы б-н йөрүче кайбер төрки халыклар (Кырым татарлары, нугайлар һ.б.) 18 йөзнең 2 нче яртысы - 19 йөз ахырларында үзләре мөстәкыйль этник төркем булып оешалар. Күпчелеге мөселман-сөнниләр (к. Сөнниләр), бер өлеше (керәшен татарлары, нагайбәкләр) христиан динен тота. Мөселман Т.ның хәзерге дин үзәкләре: Казан, Мәскәү, Уфа, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Төмән һ.б. шәһәрләрдәге мөфтиятләр. Ш.у. Польша-Литва татарларының үз дини оешмалары бар. Т.ның килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндә 3 төп концепция яши. Беренчесе - болгар-татар концепциясе. Аның буенча Т.ның килеп чыгышының төп нигезе - болгарлар һәм төркиләшкән җирле фин-угыр халкы. Ә.Вәлиди, Х.Габәши, М.Зәкиев, Ф.Урманчиев һ.б. галимнәр болгарлар килеп чыгышында Евразиянең иң борынгы чордан мәгълүм күчмә скиф, сармат, алан-асам һ.б.ның да катнашы бар дип исәплиләр. Болгар-татар карашы тарафдарлары Т.ның этнокультура традицияләре һәм гореф-гадәт нигезләре Идел буе Болгар дәүләте дәверендә шәкелләнгән һәм Алтын Урда, соңрак Казан ханлыгы дәверләрендә әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән дип саныйлар. Алтын Урда чорында болгар халкы берничә этнотерриториаль төркемгә бүленә. Казан ханлыгы дәверендә болгарларның монголларга кадәр булган гореф-гадәт, яшәү рәвешләре яңадан торгызыла һәм алга таба үзенчәлекле үсеше дәвам иттерелә. Хәтта халыкның "болгар" рәвешендәге үзатамасы да 1920 елларга кадәр саклана дип уйланыла. Т.ның килеп чыгышына караган бу концепция 20 йөз башларында Р.Ф.Фәхретдин, Г.Н.Әхмәрев, Н.Н.Фирсов, М.Г.Худяков һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә дә чагылыш таба. ВКП(б) ӨКнең 1944 елгы 9 август карарыннан ("Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында") һәм СССР ФАнең Казан татарлары этногенезын ачыклауга багышланган фәнни сессиясеннән (1946) соң әлеге концепция рәсми кабул ителә, Х.Г.Гыймади, А.П.Смирнов, Н.Ф.Калинин, Л.Җ.Җәләй, Һ.В.Йосыпов, А.Х.Халиков, М.З.Зәкиев һ.б. галимнәрнең хезмәтләре шушы концепциягә нигезләнә. Икенчесе - татар-монгол концепциясе. Көнчыгыш Европага Т. монгол кабиләләре б-н бергә күчеп килгәннәр, җирле кыпчаклар б-н кушылып һәм Алтын Урда дәверендә ислам динен кабул итеп, татар мәдәниятен һәм дәүләтчелеген барлыкка китергәннәр дигән карашка нигезләнә. Бу концепциянең төп асылы кайбер рус, башкорт, чуаш галимнәре: Н.А.Мәҗитев, В.Ф.Каховский, В.Д.Дмитриев, Н.И.Егоров, М.Р.Федотов һ.б. хезмәтләрендә чагылыш таба. Өченчесе - төрки-татар концепциясе. Бу концепция татар халкының килеп чыгышында Идел буе Болгары халкы б-н бергә кыпчак, кимәк дәүләти берләшмәләренә кергән халыклар катнашуына да зур урын бирә. Бу карашта торучылар фикеренчә, татар халкының төп үзенчәлеге һәм яшәеш өлгеләре - халыкның тарихында һәм тормышында гәүдәләнгән үзаңы үсешендә, гасырлар буе дәвам иткән дини йолаларында, дәүләтчелектә, язма мәдәният һәм мәгърифәт традицияләрендә чагыла. Татар халкы этник тарихының төп үсеш дәвере Алтын Урда чорына туры килә; шул чорда җирле болгар һәм кыпчаклар монголлар б-н килгән ишле төрки-татар кабиләләренә кушыла, яңа дәүләтчелек һәм мәдәният традицияләре, төрки нигездә уртак әдәби тел барлыкка килә. Алтын Урданың мөселманлашкан аксөяк катлавы арасында яңа тарихи традицияләр һәм мәгълүм этник үзаң формалаша. Шушы яңа этник үзаң формалашу барышында, 13 йөзнең урталарында, монголлар явына кадәрге җирле кабилә атамалары юкка чыга һәм төрки-монгол ыруг-кабилә атамалары өстенлек ала башлый (найман, коңгырат, кирәит, табын, катай, мангыт, оглан, җәлаир, уйшын һ.б.). Алтын Урда чорында яңа мәдәни-тарихи үсеш-рәвешләнеше үзәгендә төрле халыклар мәдәниятен, ш.и. чыңгызыйлар традициясе б-н ислам дине йолаларын берләштергән аерым бер империячел төркем - югары дәрәҗәле түрә, рухани һәм хәрбиләр катлавы оеша. Төрле кабилә вәкилләре булуга карамастан, алар үзләрен аерым этнослардан өстен куялар һәм 14 йөз тирәләрендә шунда булган мәдәниятләр җирлегендә тудырылган яңа этнокультур җәмгыятькә нигез салалар. Шул рәвешле этник-сәяси Т. бердәмлеге барлыкка килә. Алтын Урда дәверендә бер үк вакытта угыз һәм кыпчак телләре нигезендә аерым кабилә диалектларыннан өстен булган әдәби тел нормалары (койне) формалаша (к. Идел буе төрки теле). Алтын Урда таркалгач (15 йөз) оешкан татар дәүләтләрендә (Олы Урда, Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Себер ханлыгы, Нугай Урдасы һ.б.) Әстерхан, Казан, Кырым, Касыйм, Себер татарлары дип аталган яңа җирле субэтник төркемнәр барлыкка килә. Идел, Урал, Себер төбәкләре Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң (16 йөзнең 2 нче яртысы), Т.ның төрле этник-территориаль төркемнәре арасында миграция һәм үзара аралашу, мәдәни якынаю хәрәкәте көчәя; Казан, Себер, Әстерхан татарларының телләре һәм мәдәниятләре якынлыгы арта бара. Шуның нәтиҗәсендә аерым этник төркемнәрне берләштергән дин җирлегендә гомумиләштерелгән "мөселман" атамасы ешрак кулланыла башлый. 19 йөзнең 2 нче яртысында, буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләр көчәйгән чорда, аерым милли мәдәниятләр, бигрәк тә Идел-Урал төбәгендәге Т. мәдәнияте югарырак баскычка күтәрелә. Татар халкының тарихи-мәдәни бердәмлеге мәсьәләсе һәм үткәне б-н кызыксыну арта, тарихи традицияне барлау яңартыла (Ш.Мәрҗани, Һ.Атласи, Г.Исхакый һ.б.). Бу чорда Казан Т.ның югары үсешкә ирешкән мәдәният, әдәби тел, уку-укыту, китап бастыру һәм вакытлы матбугат казанышлары Россиядә яшәүче байтак төрки халыклар өчен үрнәк була, башка татар этносы төркемнәренең милли үзаңы үсүенә китерә, аларда бердәм татар халкы булу хисе көчәя. 1926 елда халык санын исәпкә алу вакытында СССРда яшәүче Т.ның 88% үзен шул исем б-н атаган. Идел-Урал төбәгендәге Т.ның бер өлеше үзләрен мишәр, керәшен, типтәр, Әстерхан якларында нугай, карагаш, Себердәгеләре бохари һ.б. дип яздырган. Т.ның килеп чыгышында төрки-татар концепциясен яклаучы галимнәр: Г.С.Гобәйдуллин, Ә.Н.Курат, Н.А.Баскаков, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, Р.Г.Кузиев, М.Г.Госманов, Р.Г.Фәхретдинев, Ә.Г.Мөхәммәдиев, Н.Дәүләт, Д.М.Исхаков, Ю.Шамилугълы һ.б. Т.ның ата-бабадан килгән һәм тормыш-көнкүрештә иң мөһим урын тоткан төп шөгыльләре: игенчелек, терлек асрау, умартачылык һәм сунарчылык. Җир биләмәләре авыл җәмәгате (община) карамагында була; аны тигез бүлешеп файдаланалар: сөрү җирләре, болын-тугайлар һәм урманнар башлыча ир-ат санынча, иманалап бүленә. Гадәттә 3 басулы чәчү әйләнеше кулланыла. Ш.у. Идел буе һәм Урал төбәкләрендә борынгыдан килгән чәчүлек мәйданын булдыру ысулы - ышна әзерләү дә 20 йөз башларына кадәр саклана. Башлыча арыш, солы, арпа, язгы бодай, тары, борай, карабодай, борчак, ясмык игәләр, хуҗалыкка кирәгенчә җитен, киндер чәчәләр. Әстерхан һәм Себер Т.ыннан кала башка этник төркемнәрдә терлекчелек хуҗалыкта икенчел урында торган; ат, сыер, сарык, кәҗә асрыйлар, кош-корттан тавык, каз, үрдәк үрчетәләр. Керәшен татарлары һәм нагайбәкләр дуңгыз да асрый. Кайбер хуҗалыкларда өстәмә табыш өчен умарта корты тотыла (19 йөз ахырларына кадәр кайбер урыннарда кыргый корт балын да җыялар). Әстерхан һәм Себердә бигрәк тә балыкчылык һәм сунарчылык кәсебе киң тарала, башка төбәкләрдә ул кәсеп аерым һәвәскәрләр эше санала. Т. яшелчә үстерү, бакчачылыкка аз әһәмият бирәләр, карбыз, кавынны күпләп җитештерү б-н башлыча Көньяк Урал һәм Әстерхан, Кырым төбәкләрендә генә шөгыльләнәләр. Башка төбәкләрдә күбрәк суган, кишер, чөгендер, торма, шалкан, кабак үстерелгән, аерым хуҗалыкларда кыяр, кәбестә, томат ише яшелчә дә җитештерелгән. 19 йөз урталарыннан бәрәңге Т.ның икенче икмәгенә әверелә. Иделнең уңъяк яры төбәкләрендә йорт яны бакчаларында алма, чия, кура җиләге, карлыган һ.б. җимеш агачлары да үстерелә. Аерым һөнәрчеләр бакыр, тимер рудаларын эретеп, төрле эш һәм сугыш кораллары ясаган, агачтан һәм балчыктан кирәк-ярак әйберләр җитештергән, киез баскан, келәм, паласлар тукыган. Кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү, йоннан яки киндер, җитен сүсеннән төрле тукымалар туку эше, йон тетү, тире иләү һәм күн әйберләр эшләү, киез аяк киемнәре һәм тула басу, күн аяк киемнәре тегү, чыпта-кап сугу, кисмәк ясау, сабын, сумала кайнату, дегет куу, күмер яндыру, арба-чана ясау, зәргәрчелек, эшкәртелгән мехтан затлы өс киемнәре, укалап чигеп баш киемнәре тегү һ.б. - Т.ның киң таралган кәсепләредер. Сәүдә эше, сәүдә арадашлыгы да Т.ның борынгы дәверләрдән килгән традициясе. 16 йөз урталарында дәүләтчелекне югалткач кына сату-алу б-н көн күрүчеләр саны бик күпкә кимегән. 18 йөз урталарыннан патша хакимияте татарларга Урта һәм Үзәк Азия илләре б-н сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыруга мөмкинчелек бирә, шуннан соң Казан, Оренбург губерналарында, Рязань губернасының Касыйм төбәгендә Т.ның зур сәүдә үзәкләре барлыкка килә. Т., нигездә, утрак тормышлы халык. Кайбер төбәкләрдә аерым төр хуҗалык эшләрен башкару өчен җәй-көз айларында җәйләүгә чыгып яшәү традицияләре дә сакланып килә. Торак йортлары гадәттә бүрәнәдән яки табигый таштан, кирпечтән һәм яндырылмаган саман кирпечтән төзелә. Борынгырак заманнарда җәен киез тирмәләрдә, кыш айларында яртылаш җиргә казылган өйләрдә яшәү очраклары да булган. Соңрак тирмәләр җәйләүдә яшәү айларында гына файдаланыла. Һәр авыл һәм шәһәрдә мәчетләр салына, мәктәп яки мәдрәсәләр ачыла. Татар халкының кием-салымында, көнкүрешенең башка өлкәләрендәге кебек үк, борынгы күчмәләргә дә, утрак тормышта яшәүчеләргә дә хас матди культура традицияләре бердәмлеге күзәтелә. Кием-салым тегүдә һәм бәйләүдә күн, затлы мех, йон әйберләр, кәҗә мамыгы (дебет), бәз, киндер-җитен тукымалар, кытат тукыма, Урта Азиядән кайтарылган ефәк кулланыла. Бизәнү әйберләре алтыннан, көмештән, төрле асыл ташлардан (фирүзә, якут, ахак һ.б.) эшләнә. Ризыкта ит, сөт һәм камыр ашлары өстенлек итә. Көнкүрештә Европача яшәү тәртипләре тирәнрәк үтеп кергән саен кием-салым, ашау-эчү, бизәнү әйберләрен куллануда гомум цивилизацияле үзгәрешләр төсмерләнә бара. Борынгыдан килгән гореф-гадәт, йола үтәлешләре дә (сабан туе, җыен, нардуган һ.б.) яшәү рәвешенә карап үзгәреш кичерә. Т.ның борынгыдан килгән дәүләтчелек традицияләре 1552 елда Казан ханлыгын руслар яулап алганнан соң өзелә. 1917 елгы Февраль рев-циясеннән соң Т. үзләренең дәүләтчелеген торгызу юнәлешендә омтылыш ясыйлар (к. Идел-Урал Штаты). 1920 елның маенда үзәк хакимият декреты б-н ТАССР төзелә. Ш.у. к. Татарстан Республикасы.


(Читать комментарии)

Добавить комментарий:

Как:
(комментарий будет скрыт)
Identity URL: 
имя пользователя:    
Вы должны предварительно войти в LiveJournal.com
 
E-mail для ответов: 
Вы сможете оставлять комментарии, даже если не введете e-mail.
Но вы не сможете получать уведомления об ответах на ваши комментарии!
Внимание: на указанный адрес будет выслано подтверждение.
Имя пользователя:
Пароль:
Тема:
HTML нельзя использовать в теме сообщения
Сообщение: